Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Бауман урамында Донбасска бәйле сын урнаштырмакчылар


Бауман урамы (prokazan.ru фотосы)
Бауман урамы (prokazan.ru фотосы)

Казанның Бауман урамындагы Чакрым башы (Нулевой километр) билгесе янында "Буйсынмаган Донбасс" ("Непокоренный Донбасс") дип аталган сын урнаштырмакчылар. Бизнес Онлайн язуынча, аны Донецки скульпторы Виктор Михалев ясаган. Михалев 2014 елдан бирле атышлардан соң җыелган гильзалар һәм башка материаллардан сәнгать әйберләре ясау белән танылган.

Быел апрельдә Казанда ачылган "СВОи" музеенда да аның эшләрен күрергә мөмкин. Музейның зур өлешен нәкъ Михалев эшләре тәшкил итә. Әлеге музей да Бауман урамында урнашкан. Өч метрлы яңа сын күргәзмәнең бер өлеше булачак. Басма язуынча, аның нигезендә дә артиллерия, пулемет гильзалары, ракет һәм бәреп төшерелгән дроннарның калдыклары ятачак.

Сынны "СВОи" музеена керү урынында урнаштырырга уйлыйлар. Аны куюны хакимиятләр белән килештерәсе калган, сөйләшүләр инде алып барыла икән.

Украина сугышы белән бәйле барлык башлангычлар да хупланганны исәпкә алганда, ниндидер каршылыклар булуы икеле.

Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе.

2022 елның июлендә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның да Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез," диде. Шулай ук Татарстан Рубежное шәһәренә дә ярдәм итә.

Татарстан контракт белән сугышка китүчеләргә түләүне дә инде берничә тапкыр арттырды. 2,8 млн сумның төп өлешен республика үз хисабыннан түли.

Татарстан бюджеты инде берничә ел рәттән сугыш шартларында корыла. 2025 елда республика бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Хакимият дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттырды. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметте.

2024 елда Татарстанда барлыгы 1,5 трлн сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынды. Бу сумманың 67%ы федераль бюджетка күчерелгән, калган 33%ы республикага калган.

Бауман урамында Украина сугышы белән бәйле музей ачканда, сыннар куярга җыенган вакытта, әлеге урамдагы "Йолдызлар аллеясы"нда йолдызлар юкка чыккан. Бу хакта Inkazan яза.

Гомумән Бауман урамында татар тарихы белән бәйле бер генә һәйкәл дә юк. Моңа протест йөзеннән элек Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев пикеткы да чыккан иде.

Элегрәк мәктәп, балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү оешмаларын төзекләндерүне сораганнан соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне берьюлы төзекләндереп булмаячак, чөнки Татарстан Украина сугышы өчен эшли дигән иде.

АКШ Рөстәм Миңнехановка чикләүләр кертте. Татарстан президенты Канаданың да чикләүләр исемлегендә. Шулай ук бер ел элек Миңнехановны Молдовага кертмәгәннәр иде.

Руслан Айсин фикеренчә, Мәскәү еш кына Рөстәм Миңнехановны курчак һәм корал итеп үз файдасына куллана.

Русиядә Украинага һөҗүмне рәсми затлар ислам дине ягыннан гел аклап килә. Путин Украинага каршы башлаган сугышны мөфтиләр дә хуплап чыкты. Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Русия мөселманнары дини җыены мөфтие Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Путин сугышын яклап чыккан иде.

Свердлауда да Диния идарәсе яңа мәчетне МХО (Рәсмиләр Украинадагы сугышны шулай дип атый - ред) каһарманнары хөрмәтенә ачарга булган. Екатеринбурдагы әлеге мәчеткә октябрьдә тантаналы төстә таш салдылар. Анда Крганов та катнашты. Ә беренче май көнне эшләр башланып китте. Мәчет төзелеше өчен документларны хәл итүгә 20 ел вакыт киткән, дип яза IslamNews. Хәзер сугыш каһарманнары хөрмәтенә булгангамы, эшләр урыннан кузгалган.

Русиядә Украинага һөҗүмне җиһад дип атаучылар да булды. "Монда Русиянең һөҗүм сугышы, баскын сугышы турында сүз бара. Мөселманнарның бу гаскәрдә торырга хакы юк. Мондый гаскәргә кушылган, аның ягында сугышкан кеше ислам күзлегеннән караганда Аллаһка ышанмаучы булып санала, чөнки ул исламда каралмаган максатларда кемнедер үтерә. Исламга ярашлы бу авыр - җинаять", дигән иде бу уңайдан Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу .

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG