Германиянең Конституцияне саклау федераль идарәсе "Германия өчен альтернатива"ны (AfD) уңчы экстремистик оешма дип таныды.
Идарәнең матбугат үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, әлеге фирка кеше абруен хөрмәт итү принцибын даими боза.
Моңа кадәр "Германия өчен альтернатива" уңчыл экстремизмга шикләнелүчеләр исемлегендә иде. Яңа статус партиянең рәсми рәвештә конституциягә каршы дип танылуын аңлата. Бу махсус хезмәтләргә күбрәк вәкаләтләр бирә. Аерым алганда телефоннарны тыңлау һәм мәгълүмат җыючылар белән тыгызрак эшләү мөмкинлеге дә бар дип яза Der Spiegel.
- "Германия өчен альтернатива" фиркасе евроскептицизм һәм мигрантларга каршы риторика белән танылган. Аның аерым әгъзаларын расизм, исламофобия, ксенофобиядә гаеплиләр.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум