2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә ике кеше һәм бер иҗат төркеме лаек булды. Бу хакта Татарстан медиасы яза.
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге төп бүләкне түбәндәгеләр алды:
Раниф Шәрипов – "Җомга", "Бөртек-бөртек яктылык" китаплары өчен;
Мансур Гыйләҗев – "Словарь любви" пьсалар җыентыгы ("Бичура", "Баскетболист", "Игезәкләр" һ.б.) өчен;
Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм "Сабантуй" фотоальбомы өчен.
"Иакинф" балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;
"Ианкиф" 1777-1853 еллара аралыгында яшәүче анхимандрит Иакинф (Никита) Бичурин хакындагы балет. Казан семинариясен тәмамлаган шәхес, Казанда чукындыру эшләре белән дә шөгыльләнгән рухани. Аның либретто авторы - шагыйрь Ренат Харис. Музыкасын композитор Резеда Ахиярова язды.
Быел Тукай бүләгенә сигез шәхес һәм ике иҗади берләшмә дәгъва итте. Ел саен бу бүләк тирәсендә шау-шулар килеп чыга иде. Быел исә намзәтләр арасында бу яки теге кеше лаек түгел, ник бу яки икенче шәхес исемлектә тора дигән дәгъвалар ишетелмәде. Киресенчә, исемлеккә күрә, соңгы елларда намзәтләр арасына яшь буын вәкилләрен кертмәү кебек тәнкыйть исәпкә алынган, дәгъвачылар арасында яшь иҗатчылар бар иде. Әмма шул ук вакытта дәүләт бүләген яшьләргә бирмиләр.
2023 елдан бирле премиянең күләме 1 миллион сумны тәшкил итә башлады. Аңа кадәр бүләк иясенә 500 мең сум бирелә иде.
Татарстанда ят агентларны Габдулла Тукай премиясенә дәгъва итү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Әгәр Тукай премиясенә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип танылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак диелде.
Быел бүләкләү беренче тапкыр Камал театрының яңа бинасында була. Бу җәмәгатьчелек арасында шау-шу уятты. Шигърият бәйрәме Ирек мәйданындагы Тукай һәйкәле янында быел беренче тапкыр узмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум