Дөнья татар яшьләре форумы татар шагыйрьләренең ясалма интеллект белән шигырь язу ярышын оештыра. "Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем" дип аталган бу чара 22 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында узачак.
Чарада шагыйрьләр ясалма интеллектка үз шигырьләрен тәкъдим итәчәк, нейрочелтәр исә аңа татарча җавап язарга тиеш булачак. Яшьләр форумы "иҗади көрәш" дип атаган бу чараны тамашачылар күзәтеп бара алачак.
Үзенчәлекле ярышта Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева, Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһим һәм башка иҗатчылар катнашыр диелә.
Татар яшьләре форумы белән бергә чараны Татарстан Язучылар берлеге һәм Камал театры оештыра.
Апрель аенда "Мин татарча сөйләшәм" кысаларында төрле чаралар оештырыла. Аерым алганда, быел "Татар теле – ассоциацияләр" дип аталган дизайнерлар һәм рәссамнар өчен плакатлар лабораториясе, татар музыкасы белән "фатирлык" чарасы, "Казан квест" интерактив уены уза.
26 апрель көнне төп концерт чарасы узачак, быел ул беренче тапкыр Камал театрының яңа бинасы каршында оештырылачак. Концерттан тыш татар дизайнерлары маркеты, тел мәсьәләләренә багышланган лекторий, интерактив чаралар һәм күргәзмә планлаштырыла.
Азатлык Радиосы соңгы елларда ясалма интеллект үсеше һәм аның милли телләрне куллануы турында җентекле язма әзерләгән иде. Chat GPT, Claude.ai, Copilot, Deep Seek, Suno кебек хезмәтләр татар һәм башкорт телләрен яхшы таный, үзләре милли телләрдә сөйләшә һәм яза ала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум