Беренче татар календарьләре авторы әдип Каюм Насыйри. 19 гасырның башында ук күпкырлы галим тарафыннан төзелгән календарьләрдә татар халкы тарихы, аның фольклор һәм этнография мирасын өйрәнүгә зур әһәмият бирелгән булган. Ә менә 2009ел өчен, ягъни, 21гасырда төзелгән татар календарьләренең эчтәлеге нидән гыйбарәт икән, һәм 30 октябрь, сәяси золым корбаннарын искә алу көне ничек чагыла соң?
Алдымда 5-6 календарь ята. Менә Казанда Ранис Газизов тарафыннан төзелгән календарьләргә күз салсак, исемнәре төрле : “Гаилә календаре”, “Серле календарь”, “Иң шәп календарь”, “Юлдаш”календаре. Ә Шәех Зәбиров һәм Фәния Хуҗахмәт тарафыннан төзелгәне “Татар мөселман календаре”дип атала. Шулай ук Уфада “Китап” нәшриятында басылган 2009елгы “Башкортстан календары” бар.
Бу календарьләрдә 2009 елның бер көнен алсак, анда уртак нәрсә бар? Менә мисал өчен 30 октябрь көнен алыйк. Анда “Татар мөселман календаре”ннән башкаларында, 30 октябрь -Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне дип язылган. Әмма Казанда басылган татар календарьләрендә бер календарьдә дә бу көн турында бернинди мәгълүмат та юк.
Ә менә “Башкортстан календаре”н ачып карасак, анда, репрессия сүзен золым, дип тәрҗемә итеп, сәяси золым корбаннарын искә алу көне, дип язылган. Һәм менә мондый саннар һәм фактлар китерелә:
“1921-1953елларда илдә барлыгы 3 миллион 777 мең- 380 кеше нахакка “халык дошманы” дигән мөһер тагылып, репрессияләнә. Шуның 643 меңгә якыны атып үтерелә.З миллионнан артыгы төрмәгә утыртыла, лагерьларга, махсус урынннарга җибәрелә. Бигрәк тә 1937-1938 елларда меңәрләгән югары һәм түбән дәрәҗәле партия, совет хезмәткәрләре, хәрби кадрлар, язучылар һәм башкалар НКВД тарафыннан хөкемсез- нисез юк ителә. Безнең бик күп якташларыбыз да шундый гарасатка юлыга”,-дип язылган. Ә календарь битенең икенче ягында шагыйрь Кадим Аралбайның сталинизм корбаннарының якты истәлегенә багышлап язылган шигыре бирелгән.
Шигырьдән бер өзек, татарча :
Билгесезләр һаман кай берегез,
Арта бара әмма кадерегез.
Бер үкенеч: чәчкә салырлык та
Җир өстендә юк бит каберегез.
Үтте заман – байтак яшерендек,
Бүген, сез , дип әрни хәтеребез,
Бүген, сез , дип дөрли йөрәгебез,
Безнең йөрәк – сезнең каберегез!..
Әйтергә кирәк, 2009 елгы “Башкортстан календаре”ндә атаклы мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 ел тулуы хакында язылган. Календарьнең беренче бите Ризаэтдин Фәхретдиннең менә шундый сүзләре белән ачылып китә:
“Ватан кешеләрнең хөрмәте һәм һәр кем алдында горурланырлык хәзинә. Шуңа күрә ватан өчен малыгызны кызганмагыз, һәм көчләрегезне аямагыз...”
2009елгы “Башкортстан календаре”н төзүчеләрнең авторы 8 кеше. Аларның һәркайсы ике ай өчен җаваплы. Мондый календарь Татарстанда 15-20 ел элек төзегән календарьләрне хәтерләтә.
Ә менә Татарстанда хәзерге төзелгән календарьләрдә балага исем кушу тәртибеннән алып, Аллаһы Тәгалә тарафыннан үткәрелә торган хөкем көне - кыямәт көнендә ходайдан гөнаһлардан ярлыкавын теләргә өйрәткән догаларга кадәр бар. Шул мәгълүмат арасында төрле файдалы киңәшләр бирелә, артистлар тормышыннан хәтирәләр, аш-су серләре, сәламәтлек саклауда киңәшләр, көлкеле сәхифәләр, башваткычлар һ.б, һ.б. Әмма татар халкының ватанпәрвәрләре, тарихи геройлары, татар халкының язмышы өчен башларын салган яугирләр хакында, һәм татар халкының мәдәнияте, сәнгате, мәгърифәтчеләре турында мәгълүмат бик аз. Бәлки шуңа күрәдер бер-берсенә ошаган догалар, намаз вакытлары, аш-су серләре кергән календарьләр китап , газета кибетләрендә өелеп ята, аларны алучы сирәк. Сәбәпләре күптер – сатып алучыларның аз булуы, татар телен белмәүче татарларның күплеге , реклама җитенкерәмәве... Әмма иң мөһиме- бу календарьләрдә милләт өчен тарих, мәдәният иҗтимагый мәгълүмат җитмәве.