18 апрельдә әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов вафат булды. Алты ел элек ул Азатлык Радиосына фән, болгарчылык, татар-башкорт мөнәсәбәте һәм Татарстан сәясәте турында сөйләгән иде.
Түләүле һәм купшы ифтарлар уздыру татар блогингында зур бәхәсләр уятты. Кемдер "бу ураза тотуның мәгънәсен югалта" дисә, кемдер "исламны качып тоту чоры узды, аның матурлыгын күрсәтергә кирәк" дип саный.
Татар интеллектуалы Йосыф Акчура вакытында Төркиядә сыену таба һәм бөтен акылын, җанын Төркия республикасын булдыруга багышлый. Мәмләктендә татар дәүләтен булдыра алмагач, ул татарга якын булган кардәш төрек халкына, аларның бәйсез дәүләтенә хезмәт итә. Әмма без аның хакында ниләр беләбез?
Ул үзе дә "начар уйлар килмәсен өчен" өлешчә чикләнәчәген әйтте.
Тарихчы Юлай Шамилоглы Тәлгать Таҗетдин ясалма тарих уйлап чыгара, Казан ханының дәрәҗәсен төшерә һәм Русиягә буйсынганлыгын күрсәтә дип саный.
Узган ел шәһәрдә хакимият мәчет төзергә рөхсәт иткән булган.
Халыкара туган телләр көнендә Азатлык Радиосы татар һәм башкорт телләрендә эшләүче популяр нейрочелтәрләрне барлап чыкты. Бүген кайсылары милли телләрне яхшы белә һәм кулланучыларга ярдәм итә ала? Азатлык Радиосы мондый хезмәтләрне сынап карады һәм алар турында белгечләрдән сорашты.
Татар галимәләре ничәү? Мондый статистика юк, әмма аларның күпчелеге һуманитар фән өлкәсендә хезмәт итә. Без бүген берничәсе белән фән өлкәсендә тигезлек, көндәшлек, хатын-кызга караш, мөнәсәбәт нинди булуы турында сөйләштек.
Бу сәдаканы Ураза гаете алдыннан һәр мөселман түләргә тиеш.
Тумышы белән Башкортстаннан 56 яшьлек Роберт Газыймуллин Германиядән сәяси сыену сораган. Русиядә аны экстремистлар исемлегенә керткәннәр. Германиягә киткәнче ул Мисыр һәм Украинада яшәп алган. Ни сәбәпле Русиягә кайта алмавын Газыймуллин Азатлык Радиосына сөйләде.
дәвам