Азатлык радиосының мобил әсбабы
сайлау 2019
"Халыкны ялган сайлауларга җәлеп итү өчен совет ысуллары кулланыла"

Башкортстанда сайлаучыларны кызыктыру өчен эшмәкәрләрне зур ташламалар ясарга мәҗбүр итәләр.
Республика башлыгын сайлау көнендә Уфаның кайбер тавыш бирү урыннарында табиблар кабул итәчәк, сайлаучылар арасында кесә телефоннары, көнкүреш техникасы да уйнатылачак. Аның өчен сайлаучы тавыш бирү бүлмәсенә кергәч селфи ясап, ягъни үзен фотога төшереп, аны "Уфа выбирает" сәхифәсенә җибәрергә тиеш. Шулай ук кино, театр, музей, химик чистарту урыннары, чәчтараш һәм кибетләргә ташламалар өчен купоннар таратылачак. Тавыш бирүдә катнашканнарның машиналарын да арзанрак бәягә юачаклар.
Уфа эшкуарлары берлеге рәисе Ольга Одинокова сүзләренә караганда, ташламалар төшкә кадәр тавыш бирергә килүчеләргә генә биреләчәк. Купоннар кәгазь беләзек рәвешендә булачак. Шундый беләзекләре булганнар Уфадагы "Башавтотранспорт" җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак.
Мондый беләзек технологиясе 2016 елда Русия думасы сайлавында Казанда да кулланылган иде.
Бу чарада "үзләре теләп" 120-ләп ширкәт катнаша диелә. Рәсми булмаган чыганаклар исә эшкуарларның чарага мәҗбүри кушылуын хәбәр итә. Азатлык хәбәрчесенә дә кайбер кибетләр җитәкчеләре эшкуарлар берлегеннән шалтыратып бу чарага кушылырга мәҗбүр ителүләрен әйтте.
Уфаның Киров районында тавыш бирергә килгән беренче сайлаучылар бушлай тәм-томнан сыйланачак.
Башкаланың Совет районында гадәттә алдан язылып, чиратлар көтеп кенә кереп була торган невролог, окулист кебек табиблар сайлаучыларны тавыш бирү урыннарында кабул итәчәк.
Кызыксындыру чаралары Башкортстанның башка район һәм шәһәрләрендә дә оештырыла. Мәсәлән, Октябрьский шәһәрендә барлыгы 14 кибеттә ташламалар булачак. Хосусый җәмәгать транспорты юлчыларны ярты бәягә йөртәчәк.
Нефтекамада сайлау урыннарында спорт чаралары, концертлар оештырылачак. Ташламалы хакка буфет эшләячәк.
Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Илона Макаренко бу сайлауда тавыш бирергә хокукы булганнарның 50 проценты катнашачак дип фаразлый. Ул районнарда тавыш бирүчеләрнең аз булуы шул район хакимиятенә ышаныч булмауны күрсәтәчәк дип тә белдерде. Ягъни республика башлыгын сайлауда тавыш бирүчеләр аз булса, моның өчен район хакимияте җаваплы. Уфа хакимияте башкалада сайлаучыларның 60 проценты тавыш бирәчәк дип фаразлый. Рәсми булмаган чыганаклар халыкны җәлеп итү ысуллары ярдәмендә тавыш бирергә килүчеләр санын арттыру, чараны бәйрәм рухында уздыру күрсәтмәсе бирелүен хәбәр итә.
Сәясәтче Ринат Гатауллин сайлауларда ташламалар белән кызыксындыру киң таралган ысул, ләкин аның нәтиҗәләре аз булыр дигән уйда.
"Сайлауларда арзан хакка буфетта сәүдә оештыру, купоннар бирү билгеле ысул. Ләкин, минемчә, халыкны болай итеп кенә алдау авыр. Бу ысул белән 3-4 процентка күбрәк кеше җыеп булыр дип уйлыйм. Радий Хәбировның күпчелек сайлаган җитәкче буласы килә. Халык күп катнашсын өчен, гадел сайлау уздырырга кирәк. Һичьюгы бар намзәткә дә каршы дигән тәртипне кайтарырга кирәк. Чынлыкта, сайлауларга тавыш бирергә хокукы булганнарның 25 проценты гына йөри. Аларның 10 проценты максатчан рәвештә кемне сайлаячагын белеп бара, калган 15 проценты күзен йомган килеш, өстән кушылганча, дәүләт радио-телевидениесе сеңдергәнчә тавыш бирә", диде икътисад фәннәре докторы Гатауллин.
"Ватандашлар көче" намзәте Владимир Барабашның сайлау штабы башлыгы, политтехнолог Андрей Потылицын монда административ ресурсны куллану ачыктан-ачык күренеп тора ди.
"Уфада район хакимиятләре аша эшмәкәрләрне җыеп сайлаучыларны тавыш бирүдә катнаштырырга ярдәм итәргә кирәклеген белдергәннәр һәм ташламалар ясарга кушканнар. Хәзерге кануннар нигезендә мондый чараларга каршы чыгып булмый, әмма моның эшмәкәрләргә нинди бәягә төшәчәген уйлап карарга була”, ди ул.
Политтехнолог шулай ук бу чараның бигрәк тә хакимияткә иң лояль булган катлауны – пенсионерларны һәм бюджет хезмәткәрләрен тавыш бирергә китертү өчен оештырылуын да әйтә.
Уфадагы җәмәгать эшлеклесе Александр Белехис: "Нигә шул ук Эшмәкәрләр берлеге үз әгъзаларына, мәсәлән, өстәмә кыйммәт салымын күтәрүгә каршы митингларда катнашкан өчен өстенлекләр вәгъдә итмәде? Ә табиблар якшәмбе көнне тавыш бирү урыннарында түләүсез эшләячәкләрме? Алар безнең эшләре иң аз булган катлаумыни?" дигән сораулар куя.
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең "Действие" исемле төбәкара һөнәр берлеге рәистәше Андрей Коновал: "Безгә андый хәбәрләр әлегә килеп ирешмәде. Әмма безнең һөнәр берлеге әгъзаларын мондый эш вакытларыннан тыш хезмәткә җәлеп итсәләр, беренчедән, без протест белдерер идек. Икенчедән, мондый эшкә җәлеп итү бары тик хезмәткәрнең язма рәвештә ризалык белдерүе һәм һөнәр берлеге ризалыгы аша гына булырга тиешлеген әйтер һәм бу көнне аның хезмәте өчен кимендә икеләтә арттырып түләүне таләп итәр идек", ди.
Белгечләр халыкның сайлауга карата ышанычы һәм кызыксынуы кими барганда, хакимиятләрнең тавыш бирергә килүчеләр санын арттыру өчен елдан ел совет ысулларын ныграк куллануын әйтә.
Политолог Дмитрий Михайличенко, республика башлыгын сайлауда кемнең җиңәчәге алдан билгеле булганга, сайлаучылар тавыш бирүдә катнашырга атлыгып тормый, шуңа күрә Хәбиров штабы өчен хәзер тавыш бирергә килүчеләр санын арттыру иң мөһим мәсьәләгә әверелде ди.
"Кремль инде берничә ел буе төбәк хакимиятләренә мондый шартларда сайлауларны халык өчен бәйрәм буларак оештырырга киңәш итә. Бу – халыкны ялган сайлауларга җәлеп итү өчен совет ысулларын кире кайтару: буфетлар, арзан бәягә тауарлар сату һәм башкалар, әмма хәзер бу элеккедән күләмлерәк итеп оештырыла. Моның начар ягы шул: хакимият аңлы рәвештә ватандашны кулланучыга алыштыра, арзанлы кулланучыга. Кешеләр сайлауларга ышанмасалар да, тавыш бирергә баралар, бюллетень алалар һәм хакимият ташлаган "сөяк кисәгенә" ия булалар. Чын сайлау, ватандашларның үз ихтыярын белдерүе турында монда бернинди дә сүз була алмый", ди Михайличенко.
Политолог шулай ук Уфада тавыш бирергә килүчеләрнең гадәттә авыллардагы һәм кечкенә шәһәрләрдәге белән чагыштырганда азрак булуын әйтеп, бу чаралар нәтиҗәсендә республика башкаласында саулауда катнашучылар санын 5-7 процентка арттыра алырлар дип фаразлый.
Башкортстан башлыгын сайлау: татар теленә дәүләт статусы кирәкме?

8 сентябрь Башкортстанда республика башлыгы сайланачак. Башлык вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров һәм тагын берничә намзәт арасында көрәш бара. Айрат Дилмөхәммәтов белән Рамилә Сәетова сайлауга кертелмәде. Азатлык намзәтләрдән республикада тел статусы ничек хәл ителергә тиешлеген белеште.
Сайлау якынлашкан саен милли оешмалар да намзәтләр белән тыгызрак аралаша, сайлаучыларга намзәтләрнең милли мәсьәләдәге позицияләрен ачыкларга һәм җиткерергә ярдәм итү өчен төрле очрашулар уздыра. Журналистлар да намзәтләрнең кылларын тартып карый.
Бөлгенлеккә төшкән "Восток" банкының элекке җитәкчесе Рәфис Кадыйров республика җитәкчесе итеп сайланган очракта һәр кешегә 250 мең доллар акча түләргә ышандыра. Бу хакта ул 24 августта Башкортстандагы Татар иҗтимагый үзәге активистлары белән очрашуда белдерде.
Рәфис Кадыйров әнисенең татар, әтисенең башкорт булуын әйтсә дә, үзенең кайсы милләткә каравын өздереп әйтми. Татарлар белән очрашуда да ул урысча гына сиптерде. Шул ук вакытта аның фикеренчә, республикада татар теле башка телләр белән бертигез булырга тиеш.
"Кеше дәүләттә яши икән, ул татар, башкорт, чуаш, яки башка милләт кешесеме, аның теле дәүләт теле булырга тиеш. Дәүләттә һәр тел дә тигез булырга, бар телдә дә укыту оештырылырга тиеш. Телләр беренче, икенче сортларга бүленә алмый. Төбәктә кайсы халык күп – шул халык теле төбәкнең "дәүләт теле" була. Татар авылы икән – татар теле, башкорт авылы икән – башкорт теле. Чуаш, мари һәм башка телләр белән дә эшләр шулай торырга тиеш.
Республикада күпчелекне тәшкил иткән башкорт һәм татар телләре югары уку йортларында да укыту теле булырга тиеш дип исәплим. Мин икетеллек яклы. Русиядә яшәгән кеше урыс теленнән соң үзенең туган телен дә белергә тиеш.
Республика оешуга 30 ел узды. Башта башкорт теле шактый үсеш кичерергә охшаган иде. Бүген килеп ул дәүләт оешмаларында кулланылмый. Мохтаҗлык юк икән, тел кирәксезгә әйләнеп төшеп кала. Болай барса, ул берничә дистә елдан бөтенләй бетәчәк. Тигез шартлар тудырылырга тиеш. Без бар милләтне дә сакларга тиеш. Әгәр бүген җиңмәсәк, кырык елдан башкорт та, татар да булмаячак. Мин хатаны төзәтергә тырышачакман", ди Рәфис Кадыйров.
Кадыйров програмында төп мәсьәләләр – икътисад һәм тел дип саный.
"Мин республикага читтән сәнәгать кертү яклы түгел. Зарарлы заводлар төзеп, эш урыннары булдырабыз дип, мохитне пычрату, халыкны агулау яхшыга китерми. Төбәкнең мөмкинлеге, андагы чимал, табигать байлыкларына карап эш итәргә кирәк. Мәсәлән, төбәктә минераль су чыга икән, шифаханә төзергә була. Халыкка эш тә була, милләт тә саклана. Шифаханә урнашкан җирдә татар авылы икән, анда укытуны татарча булдырырга кирәк. Башкорт авылы икән, башкортча оештырылырга тиеш. Авылларны милли үзәкләр итеп оештыра алсак, милләт яшәячәк. Мәдәни үзәкләр булырга тиеш, шулар аша гына сакланып калу мөмкин. Миңа шведлар якын. Аларның таулардан, кардан башка байлыклары да юк кебек. Ә алар икътисадны һәм милли проблемнарны яхшы оештырып, үрнәк дәүләт төзүгә ирешкән", ди ул.
Уфа шәһәр проектлары фонды җитәкчесе Владимир Барабаш шулай ук теркәлгән намзәт. Аны "Гражданская сила" фиркасе тәкъдим итте. Барабаш фикеренчә, татар теленә дәүләт статусын бирү мөһим проблем түгел.
"Әгәр Башкортстанда яшәүче күпсанлы татарлар татар телен өйрәнү мөмкинлеге, татар китапханәләре булуын, татар мәдәнияте үсүен тели икән, дәүләт моңа ярдәм итәргә тиеш. Телнең дәүләт статусы булуы аны өйрәнү һәм үстерү мөмкинлеге кадәр үк мөһим түгел...
...Татарларны диаспора дип санамыйм. Төбәктәге халыкның өчтән берен ничек инде диаспора дип атап була? Татарлар, мәсәлән, АКШта, ягъни башка бер илдә диаспора була ала. Бу дөрес түгел. Алайса урысларны да бу төбәктә яшәүче диаспора дип атап була. Бу билгеләмә дөрес кулланылмый", дип сөйләде ул Idel.Реалиига.
Җәмәгать эшлеклесе Рәмилә Сәетова башлыкка намзәт итеп теркәлә алмады. Ул Idel.Реалиига республикада өченче телгә дәүләт статусын бирү кирәксез гамәл һәм бу вазгыятьне киеренке ясаячак ди.
"Башкортстанда ике дәүләт теле – урыс һәм башкорт. Тигезлек булырга тиеш. Әмма дәүләт оешмаларында ике телне куллануда тигезлек бармы? Түрәләр дәүләт телләрен куллануда тигезлекне үтиме? Муниципаль берәмлекләрдә, дәүләт оешмаларында документлар әйләнеше ике телдә дә башкарыламы? Юк бит тигезлек. Ике телдә белем бирү тигезлеге кайда? Башкорт телендә БДИны бирү мөмкинлеге кайда?
Урыс, башкорт телләре белән беррәттән татар теле дә дәүләт статусына ия була алмый. Аның өчен Татарстан бар. Башкортстан Конституциясендә инде ике дәүләт теле беркетелгән бит. Башкортстанда татар теле проблемы юк. Бу мәсьәләне хәзер күтәрү ни өчен кирәк? Халыкка сугыш игълан итү, Конституцияне үзгәртү кемгә файда китерәчәк? Бүген республика Конституциясенең гамәлдә булуына, кануннарның үтәлешенә ирешү төп максат булып тора.
Өченче дәүләт теле – Башкортстан халкына сугыш игълан итү. Болай да киеренке бит вазгыять. Конституция – халыкларның үзара аңлашып яшәүнең солых документы. Без шуңа нигезләнергә тиеш. Шуңа күрә өченче дәүләт турында сүз йөртү урынсыз, кирәксез эш", диде Сәетова.
Хөрмәтле укучылар, алга таба да Башкортстанның башлык вазифасына намзәтләрнең татар теле, аның статусы, милли мәгарифкә кагылышлы фикерләре белән таныштарачакбыз.
Казан хакимияте Навальный штабына һәм КПРФка митинглар уздыруга рөхсәт биргән

Казанда 10 августта Навальный тарафдарлары, ә 17 августта КПРФның Татарстандагы бүлеге митинглар уздырачак.
Казан башкарма комитеты оппозиция вәкиле Алексей Навальныйның Казан штабына "мәскәүләрнең сайлау хокукларына теләктәшлек белдереп һәм куәт оешмаларының башбаштаклыгына каршы" митинг уздыруга рөхсәт биргән. Чара 10 августта Кәрим Тинчурин бакчасында үтәчәк.
Митинг оештыручылар сәяси тоткыннарны азат итүне, мәгънәсез җинаять эшләрен туктатуны, тоткарланган намзәтләрне иреккә җибәрүне һәм аларны сайлауга кертүне, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Мәскәү шәһәре сайлау комиссиясе рәисе Валентин Горбуновны, вице-мэр Наталья Сергунинаны, Росгвардия һәм эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеген вазифаларынннан алуны таләп итәргә җыена.
Элегрәк Нвальныйның көрәштәше Леонид Волков мондый чаралар илнең төрле төбәкләрендә узачак дип белдергән иде. Мәскәүдә бәйсез намзәтләрне сайлауга теркәүне таләп итү митингы 10 августта Сахаров проспектында узачак.
Казанның башкарма комитеты шулай ук КПРФның "Гадел һәм чиста сайлаулар өчен" митингын да килештергән. Чара 17 августта шулай ук Тинчурин бакчасында булачак.
Элегрәк КПРФнның Татарстандагы сайлау штабы башлыгы Артем Прокофьев әлеге сайлау кампаниясен "иң пычрагы, шул исәптән кануннар ягыннан караганда да" дип белдергән иде. Моңа җавап итеп Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе коммунистларны "провокация сәясәте" алып баруда гаепләде.
Баш прокурор урынбасары сайлаулар алдыннан митингларны "катгый туктатуны" таләп итә

Русия Баш прокуратурасы сайлаулар алдыннан канунсыз митингларны булдырмау өчен бөтен чараларны күрергә кирәк дип белдерә. Әлеге протест чаралары "ватандашларның тавыш бирү хокукларын боза", дип саный прокуратура вәкиле.
Мәскәүдәге соңгы вакыйгалар прокуратураның бердәм тавыш бирү көненә үз карашын үзгәртергә тиешлеген күрсәтә: канунсыз чараларда катнашучыларның гамәлләрен "катгый рәвештә туктатырга кирәк". Бу хакта Русия Баш прокуроры урынбасары Александр Буксман колллегиядә белдерде, дип хәбәр итә РБК.
Ул прокурорлар чараларда катнашучыларның гына түгел, оештыручыларның эшчәнлеген дә туктатырга кирәклеген искәртә. Буксман мондый чаралар белән ватандашларның тавыш бирү хокуклары бозыла дип саный һәм бу бозуларга каршы тору өчен "бөтен чараларны күрергә кирәк" ди.
Русия Баш прокуроры Юрий Чайка урынбасарының белдерүен хуплый. "Сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру вакытында бу өлкәдә күзәтчелекне оештыруда бөтен нәтиҗәле чаралар күрелергә тиеш. Мәскәүдәге кебек вакыйгаларның бүтән кабатланмавы мөһим", дигән ул.
- 27 июльдә Мәскәүдә шәһәр шурасына сайлауны гадел итеп уздыруны, бәйсез намзәтләрне дә теркәүне таләп узган урам чарасы узды. Хокук яклаучылар исәпләвенчә, анда 1373 кеше тоткарланган. Аларның 200дән артыгы төнне полиция бүлекләрендә уздырган. Протестта катнашучы 70тән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
- Соңгы мәгълүматларга караганда, полиция хезмәткәренә карата көч куллану турында өч җинаять эше ачылган. 40 кеше административ сак астына алынды, 79 кешегә штраф салынды. Хокук бозу турында барлыгы 200дән артык административ беркетмә төзелгән.
Мәскәүдә шимбә узган протест чарасыннан соң 40 кеше сак астына алынган

Мәскәү мәхкәмәләрендә 27 июльдә протест чарасында тоткарлаунчыларның административ эшләре карала. 40 кеше сак астына алынды, 79 кешегә штраф салынды. Хокук бозу турында барлыгы 200дән артык административ беркетмә төзелгән.
Мәскәү үзәгендә шимбә узган килештерелмәгән протест чарасыннан соң мәхкәмәләр беренче көндә сак астына алу турында 40 карар чыгарган. Иң зур мөддәтне туры эфир вакытында тоткарланган "Навальный Live" алып баручысы Владимир Милов алган, аңа 30 тәүлек бирелгән.
Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Иван Жданов һәм тагын өч кеше 15 тәүлеккә сак астына алынган. Калганнар өч тәүлектән 30 тәүлеккә кадәр ябылган дип хәбәр итә "ОВД-Инфо" хокук яклау порталы.
Сак астына алыунчылар арасында Мәскәү шурасына сайлауларга теркәлмәгән намзәтләр Илья Яшин һәм Константин Янкаускас бар. Аларга 10 һәм 7 тәүлек бирелгән.
Сишәмбе иртәнгә булган мәгълүматларга караганда, Мәскәү мәхкәмәләре 79 кешегә җәмгысе бер миллион сумнан артык штраф салган. Кимендә өч очракта 150 мең сумлык штраф салынган. Аларның берсен Pussy Riot төркеме вәкиле Мария Алехина алган.
Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе белдерүенчә, шимбә чарасыннан Русия башкаласы мәхкәмәләренә административ хокук бозулар турында 200дән артык беркетмә килгән.
Тоткарланучыларның берсенә Росгвардия хезмәткәренә карата көч куллануда гаепләү белдерелгән. Тикшерү мәгълүматына караганда, Евгений Коваленко ОМОН вәкиленә чүп чиләге ыргыткан. Ул үз гаебен таныган һәм 27 сентябрьгә кадәр сак астына алынган.
- 27 июльдә Мәскәүдә шәһәр шурасына сайлауны гадел итеп уздыруны, бәйсез намзәтләрне дә теркәүне таләп узган урам чарасы узды. Хокук яклаучылар исәпләвенчә, анда 1373 кеше тоткарланган. Аларның 200дән артыгы төнне полиция бүлекләрендә уздырган. Протестта катнашучы 70тән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Хафиз Миргалимов: "1991 елның августыннан бирле Русиядә гадел сайлаулар булмады"

Бүген КПРФ фракциясенең Татарстандагы башлыгы Хафиз Миргалимов сентябрьдә узачак Татарстан Дәүләт Шурасына сайлау алдыннан Чаллыда матбугат очрашуын уздырды. Миргалимов инде хәзердән үк мәхкәмәгә утыздан артык шикаять тапшырулын әйтте.
Коммунистлар фиркасенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов 1991 елның августыннан бирле Русиядә гадел сайлаулар булмады дип саный. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар алдыннан Чаллыда оештырылган матбугат очрашуында әйтте.
Миргалимов шулай ук быелның сентябрь аенда булачак сайлау алды кануннарын бозучыларга карата утыздан артык шикаять язылып мәхкәмәгә тапшырылуын әйтте. Әлегә канун бозуларның күпчелеге имза җыюлар белән бәйле икән.
"Безнең сайлау бүлгеләренә тапшырган хисап кәгазьләрен, җыйган имзаларны кем иренми шул тикшерә башлады. Әмма безгә оппонентлар туплаган хисаплар һәм имзалар белән танышу мөмкин түгел. Алар җыйган имзаларның дөресме-юкмы икәнен беләсебез килә. Ләкин сайлау бүлгеләрендә башка фиркаләрнең сайлау алды эш-гамәлләрен күрсәтүдән кискен рәвештә баш тарталар. Бу-кануннарны бозу", ди Миргалимов.
КПРФның Татарстандагы башлыгы шулай ук республикадагы үзәк, җирле сайлау комитетларына сайлау алды башбаштаклыкларына юл куймау турында мөрәҗәгать юллауларын әйтте. "1991 елның августыннан бирле Русиядә гадел сайлауларның булганы юк, хакимиятләр сайлау барышына кысылырга тиеш түгел", диде Миргалимов.
Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрьдә узачак. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, 50-се бер мандатлы сайлау бүлгеләре аша сайланачак.
Татар иҗтимагый үзәге активистлары Дәүләт шурасына сайлауда катнашыр өчен җитәрлек санда имза җыя алмаганнар

Галишан Нуриәхмәт имзаларны административ көч кулланмыйча җыеп булмый, "монда Мәскәүгә караганда да киртәләр күбрәк", дип белдерде.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) президумы рәисе Фәрит Зәкиев, аның урынбасары Галишан Нуриәхмәт һәм активист Равил Мөхәмәтҗанов Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда намзәт буларак теркәлү өчен җитәрлек санда имза җыя алмаганнар. Моның хакта алар "Idel.Реалии" хәбәрчесенә сөйләделәр.
Зәкиев сайлауда Дәрвишләр бистәсе бермандатлы бүлгесеннән намзәт буларак катнашырга җыена иде, аңа 1,8 мең имза җыярга кирәк иде. Зәкиев сүзләренчә, ул "меңгә якын" имза җыя алган. "Соңгы көннәрдә имза җыючылар имзаларны китермәделәр һәм телефонга җавап бирмәгәннәр", диде ул.
Галишан Нуриәхмәт үз намзәтен Ямашев бермандатлы бүлгесендә тәкъдим иткән, Равил Мөхәмәтҗанов сайлауда Биектау бермандатлы бүлгесеннән катнашырга җыенган. Алар шулай ук имзаларны тулысынча җыя алмаган. Нуриәхмәт сүзләренчә, аларны административ көч кулланмыйча җыеп булмый, "монда Мәскәүгә караганда да киртәләр күбрәк", диде ул.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге Азатлыкка җибәргән хатта "Татарстан Дәүләт шурасы үзгәрергә, реформалашырга тиеш" дип белдерелә. Анда парламентта бары тик профессиональ сәясәтчеләр эшләргә тиеш, ул халык парламенты булырга тиеш диелә.
24 июль кичендә Татарстан Дәүләт шурасына сайлауга намзәтләрне теркәү өчен имзалар һәм документлар тапшыру этабы тәмамлана. Татарстан парламентына сайлау 8 сентябрь көнне узачак.
"Бердәм Русия" төп эш юнәлешләренең берсе дип "күптелле мәгариф мохитен үстерү"не атады

Моның турында фирканең Татарстан бүлекчәсе сайлау алды програмында язылган.
"Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе "Республика игелеге – һәр кеше мәнфәгате" дип аталган сайлау алды програм чыгарган. Анда фирканең сайлауга "тәҗрибәле професионаллар, республика ватанпәрвәрләре"н чыгаруы языла.
Фирканең Татарстан бүлекчәсенең төп өстенлекле юнәлешләре арасында "күптелле мәгариф мохитенә ярдәм итү һәм аны үстерү" тора.
Фирка вәкилләре фикеренчә, бары тик алар гына "Русия алдында торган гаять әһәмиятле дәүләт бурычларын тормышка ашырып, Татарстанның тотрыклы үсешен тәэмин итә алалар".
Киләчәктә Татарстан өч телле полилингваль мәктәпләр челтәрен ачарга җыена.
Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасында булган "Бердәм Русия" депутатлары 2017 елның 29 ноябрендә татар телен мотлак укытуның тыелуын хуплаган иде.
Азатлык белән сөйләшкән белгечләр Татарстан Дәүләт шурасының бишенче чакырылыш депутатлары халык мәнфәгатен кайгыртмады, мөстәкыйль дәүләт оешмасы булудан туктады дип белдерде. Татар телен якламаган, шартнамә озайтуны таләп итмәгән, Мәскәү җырын җырлап, Татарстан мәнфәгатьләрен саткан парламент булып истә кала ди алар.
11 июльдә Дәүләт шурасы соңгы утырышка җыелды. Көзен яңа сайланган парламент эшли башлый. Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрьдә узачак. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, 50-се бер мандатлы сайлау бүлгеләре аша сайланачак.
Ләбиб Лерон: "Җиңәсемә ышанмасам, бу сайлауга чыгып та тормас идем"

Язучы, "Безнең мирас" журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон көзен узачак Татарстан Дәүләт шурасы сайлавында катнашырга җыенуын белдерде. Хәзер ул Ык буе бер мандатлы сайлау бүлгесендә бәйсез намзәт буларак сайлау көрәшенә чыгу өчен имза җыю эшләре белән йөри. Әлеге бүлгегә Леронның туган районы Актаныш, шулай ук Минзәлә һәм Мөслим районнары керә.
Леронга бу сайлауда катнашу мөмкинлеге бирелсә, аның көндәшләре Дәүләт шурасының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Алберт Хәбибуллин ("Бердәм Русия"), "Гадел Русия" фиркасенең Зәй бүлеге шурасы әгъзасы Сергей Зыков, КПРФтан Алмаз Гомәров һәм ЛДПРдан Рунар Фәрхетдинов булачак.
Азатлык Ләбиб Лерон белән аның Дәүләт шурасына нинди максатлар белән керергә җыенуы турында сөйләште.
— Журналист буларак мин гел юлда, бөтен районнарга да йөрим, андагы чишелмәгән проблемнарны күрәм. Элегә энергия ташып торганда шул проблемнарны чишәргә булышасым, халыкка хезмәт итәсем килә. Үз гаиләмне генә алсам да, халыкны борчыган проблемнар минем гаиләмдә дә бар. Минем хатыным — укытучы. Шуңа күрә мин укытучыларның кәгаз тутыру эшенә күмелгәнлеген беләм. Эш эшлисе, балаларны чын мәгънәсендә тәрбиялисе урынга укытучылар урамнарга чыгып әләмнәр болгап йөрергә мәҗбүр. Кая кирәк булса, хакимият шул ук укытучыларны йомышчы малай урынына чаптыра.
Эш эшлисе, балаларны чын мәгънәсендә тәрбиялисе урынга укытучылар урамнарга чыгып әләмнәр болгап йөрергә мәҗбүр
Мәктәпләрдә татар теленә һөҗүм башлангач минем хатыным да башка укытучылар кебек авыр хәлдә калды, елашып беттеләр. Әлегә эшләп йөри, әмма бик авыр булды, тел мәсьәләсе минем йөрәгемә бик каты сукты. Мин, баш мөхәррир буларак, татар теле укытучылары белән даими очрашып торам. Татар теле укытучыларының да, башка укытучыларның да хәле, ничек яшәве турында каяндыр укып, кемнәндер ишетеп кенә түгел, үзләреннән беләм.
Яшьләр проблемнарын алсак, минем ике кызым бар. Ләйлә һәм Айсылу. Айсылу яшь гаиләләргә рәтенә керә. Яшь гаиләләрнең ссуда, кредит алу, кече бизнес ачу проблемнары да мине борчый. Андый проблемнар күп. Аларны рәсми рәвештә теркәп үз програмымны әзерләргә телим.
Яшь гаиләләрне шул әзер йортларга кайтарырга, аларга җир һәм ссуда бирергә кирәк
Безнең күп кенә матур авыллар бетеп бара. Ул авылларда йортларны алдан төзетеп яшь гаиләләрне шул әзер йортларга кайтарырга, аларга җир һәм ссуда бирергә кирәк дип уйлыйм. Аннан соң аларга акрынлап түләү мөмкинлеге бирергә кирәк. Эшләргә атлыгып торган, энергияләре ташып торган күп кенә яшь егетләрне беләм. Күбесенең мөмкинлекләре юк, акчасы юк, ә аларга ипотека алу бик авыр. Дәүләт шундыйларны күреп алып аларга ярдәм итсен иде. Шундый яшьләргә ярдәм итү өчен республика күләмендәге програм әзерләү мәсьәләсен күтәрер идем.
Пенсия яшен арттыру да борчый мине. Күпләр, бигрәк тә ирләр пенсия яшенә дә җитә алмый үлеп китә. Минем бер күршем пенсиягә чыгуга шулай китеп барды, бер ай пенсия ала алдымы, юкмы — белмим. Ничә татар язучысы пенсиягә дә чыга алмый үлеп китте. Пенсионерлар турында да програмым бар. Әлегә рәсми теркәлмәгән килеш ул турыда тәфсилләп сөйләп тормыйм.
Авылны яшәртү өчен анда интернет кирәк
Күп кенә авылларда, бигрәк тә Актаныш якларында юлда мобиль интернет эшләми. Ә хәзер эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән яшьләргә интернет бигрәк тә кирәк. Хәтта телефон сигналы булмаган авыллар да бар. Авылны яшәртү өчен анда интернет кирәк. Ә авылларның бетүе безнең Татарстан һәм татар халкы өчен бик зур фаҗига булачак.
Минем улым Бәхтияр — инвалид. Мин инде 29 ел буе шул улым белән йөреп районнардагы һәм Казандагы медицинаның, хастаханәләрнең нинди авыр хәлдә булуын, алардагы проблемнарны да беләм. Хәзер күпләр танышлык ярдәмендә генә табиблыкка укып чыга. Ул табибларның белемнәре бармы, юкмы — анысын белмим. Шундыйларны хәзер бүлек мөдирләре итеп куялар. Мин барган хастаханәдә шундый бер яп-яшь кенә кызны бүлек мөдире итеп куйганнар иде. Кирәк чакта эзләп карадык, таба алмадык. Бәлки төне буе йөргән булгандыр, безгә кирәк чакта ул бүлмәсендә йоклап утырган булып чыкты. Дәүләт шурасына сайлансам бу проблемнарны да күтәрер идем.
— Әмма сез әйткән бу проблемнар Дәүләт шурасы гына хәл итә торган проблемнар түгел бит. Күп нәрсәне Русия думасы чыгарган кануннар билгели. Күп нәрсә бюджетның ничек бүленүеннән дә тора.
— Мин аларның барысын да аңлыйм. Татнефтьнең күпме акчалары федераль үзәккә киткәнен дә беләм. Әмма аларга гына карап, алардан өмет итеп утырсак, без алга бара алмыйбыз. Без үзебез нидер эшләргә тиеш. Хәзер татар стратегиясе карала. Әгәр ул кәгазьдә генә калса, без бер адым да алга китә алмаячакбыз. Без нәрсә дә булса эшләргә тиешбез. Һәркем үз өлкәсендә эшләргә тиеш. Кемдер үз авылында чишмә ача, кемдер юл кертә, кемдер кафе ача. Барысы да халык мәнфәгате өчен эшләнергә тиеш.
— Сез сайлауда көрәшергә теләгән бүлгегә Актаныш, Мөслим һәм Минзәлә районнары керә. Бу районнар гел хакимияттәге "Бердәм Русия" өчен башка районнардан күбрәк тавыш биреп килә. Ә бу сайлауда сезнең төп көндәшегез — Дәүләт шурасының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, "Бердәм Русия" әгъзасы Алберт Хәбибуллин. Бу районнарда аны җиңеп булыр дип ышанасызмы?
Язучылар хакимият башлыкларын, мэрларны җиңеп чыккан очраклар да бик күп булды бит
— Әгәр дә җиңәсемә ышанмасам, бу сайлауга чыгып та тормас идем. Беренчедән мин халык арасыннан чыккан гади кеше, әлегә сәясәт белән бозылмаган кеше. Минем үз хезмәтем, үз яшәешем белән яулаган Ләбиб Лерон дигән исемем бар. Шушы исемем — минем таныклыгым. Бу районнар — минем туган ягым. Туган ягым миңа бу мәсьәләдә булышыр дип уйлыйм. Мин үзем дә чын-чынлап халкыма, менә шушы туган ягыма булышу максаты белән барам сайлауга. Язучылар хакимият башлыкларын, мэрларны җиңеп чыккан очраклар да бик күп булды бит. Без язучылар артистлардан шуның белән аерылабыз: без бернинди дә акча артыннан йөрмәдек.
Мин хәзер кайтып шул якларда йөрергә тиеш булам. Без һәрвакыт юлда. Аларның күңелен борчыган мәсьәләләр — мине дә борчыган мәсьәләләр дип әйтергә кирәк. Күбесен белеп бетермисең бит инде кайсы районда нинди проблемнар булуын. Шуңа күрә хакимият башлыклары белән дә мин яхшы мөнәсәбәттә. Журналист һәм язучылык хезмәте хакимият белән даими аралашып торудан тора. Мин әтием — тракторчы булган кеше. Һәм бик каты күңелем төште җирләрнең шундый ташландык хәлгә калуына. Күп районнарда ташландык җирләр барлыгын беләм. Инвесторлар берни чәчми. Алар иминиятләштерә дә, соңыннан һава торышы әйбәт булмады, җир салкын иде, уңыш начар булды дип акчасын гына алалар. Ә анда шайтан таягы үсеп утыра. Шундый хәлгә төшерелгән җирләр — проблем. Кайбер элекке чәчүлекләрдән инде каеннар үсеп утыра.
— Сайлаучылар сезнең өчен тавыш биргән очракта да, ялган кәгазьләр ташлап яки тавышларны үзләренә кирәкчә санам башка кешене уздырырга мөмкиннәр дигән шик бар. Ул хакта ни уйлысыз?
— Андый шик булуын беләм. Тавышларны санау дөрес булсын. Аллаһ Тәгаләдән шуны гына сорыйм. Шундый вакытта ялган әйберләр булмасын. Бер шәһәрдән икенче шәһәргә барганда алмаштырулар булмасын. Күзәтүчеләрне чыгарып җибәреп икенче кәгазьләр тутыру булмасын. Ялган озакка чыдамый, хакыйкать барыбер бәреп чыгачак.
— Соңгы вакытта халыкның сайлауларга өмете кимеде. Ничек тавыш бирсәң дә нәтиҗәсе гадел түгел дип халык сайлауга йөрми башлады. Сезнең катнашу сайлауга игътибарны арттырып "Бердәм Русия"гә ярдәм итү генә булмасмы?
Намзәтләрне белергә, биографияләрен өйрәнергә кирәк
— Мин аларын әйтә алмыйм. Халык надан түгел. Хәзер бөтенесе дә укымышлы. Барысын да күрәләр һәм беләләр. Ләкин өметсез — шайтан. Әгәр кулыбызны селкеп утырабыз, сайлауга бармыйбыз, мөнәсәбәтебезне белдермибез икән, дөрес эшлибез дип уйламыйм. Намзәтләрне белергә, биографияләрен өйрәнергә кирәк. Кешенең биографиясеннән күп әйбер күренә. Укымышлы кеше бу әйберне аңларга тиеш.
70-90 процент депутатлар беркайчан да трибунага чыгып та карамады
Хәзер бит хакимияткә баеган кешеләр килде. Биш ел элек тә киңәшләшеп карадым. Ул вакытта миңа "Син майонез патшаларын җиңә аласыңмы?", диделәр. Минем бүгенге көндә бер тиен дә акчам юк. Ләкин мин дусларга, танышларга ышанам һәм сайлау вакытында миңа да финанс ярдәме кирәк булачак. Шунсыз булмый да ул. Эш урыныңнан, кемнеңдер булышуыннан файдалану фиркаләргә, депутатларга ышанычны бетерде. Ләкин без һаман шулай булачак дип барсак, безнең ил һәм Татарстан алга китмәячәк. Разил Вәлиевләр һәм гомумән халык мәнфәгатьләрен яклап чыгыш ясаган депутатлар берничә генә булдылар. Алар чыгыш ясамаса, безнекеләр аларны сүгә башлый. Ә бит 70-90 процент депутатлар беркайчан да трибунага чыгып та карамады. Хәтта сессияләргә килеп йөрмәгәннәрен дә беләм. Алар шул байлык белән барган. Һәм хәзер дә депутатлыкка барырга теләмәүләре шул байлыклары тупланган булу белән бәйле. Шул байлыкны милек декларациясендә күрсәтәселәре килми. Халык намзәтләрнең нинди максат белән баруын дөрес аңласын иде. Партия мәфнәгатен кайгыртып барамы ул, яки гади сайлаучыны яклап барамы.
— Сайланган очракта нинди канун өлгеләре тәкъдим итәр идегез?
— Әле әзерләп куйган програмнарым юк. Мин әле апрельдә генә хәл иттем. Хәзер өйрәнәм. Киләчәктә ачыклабрак әйтермен. Мин әле рәсми теркәлмәгән. Әле имзалар җыярга тиешмен. Документларым беркем бәйләнерлек булмаска тиеш. Хилафлыклар булырга тиеш түгел. Кеше имза җыйганда ялган мәгълүматлар кереп китәргә мөмкин. Ә бу депутатлыкка барганда ярамый торган хәл. Бу мин белгән авыллар бит инде. Шул авылларда эшләдем Минзәләдә. Мөслимне дә аркылыга-буйга йөргән кешемен. Актанышны да беләм. Шуңа миңа кешеләр белән очрашу кызык. Аларның күбесе мине белә. Үз авылдашы кебек елмаеп каршы алалар. Татар тотып карамый ышанмый диләр. Мин шундый татарлардан инде.
Юрий Камалтынов: "Бердәм Русия" Дәүләт шурасына сайлауда кимендә 84% җыярга җыена

Татарстан Дәүләт шурасында "Бердәм Русия" фракциясе башлыгы Юрий Камалтынов парламентка сайлауда фирка кимендә 84% җыярга өметләнүен белдерде.
Аның сүзләренчә, социаль сораштырулар һәм татарстаннар белән аралашу күрсәткәнчә, быелгы нәтиҗәләр узган сайлаудан әллә ни аерылмаячак, дип яза РБК. Узган сайлауда "Бердәм Русия" фиркасе 84,2% тавыш җыйган.
Камалтынов сүзләренчә, Дәүләт шурасының яңа чакырылышында "Бердәм Русия" өстенлекне саклаячак. "Социология шуны күрсәтә: тавыш бирүчеләр арасында без 50%тан ерак киттек. Димәк, тавыш бирергә баручылар "Бердәм Русия"гә теләкләшлек белдерәчәк", диде ул.
Дәүләт шурасының бишенче чакырылышы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, Камалтынов милли проектларга, сайлаучылар белән эшкә, Республика координацион шурасын булдыруга аерым игътибар биргәнен белдерде.
Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрь көнне узачак.
Башкортстан башлыгына намзәт булып теркәлгән Радий Хәбиров дебатларда катнашмаячак

Башкортстанны вакытлыча җитәкләүче Радий Хәбиров республика башлыгы вазифасына намзәт булып теркәлде һәм дебатларда катнашмаячагын белдерде.
Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе Радий Хәбировны Башкортстан башлыгы вазифасына намзәт итеп теркәде. Комиссия утырышыннан соң Хәбиров сайлау алды кампаниясе турында үз фикерләрен белдергән һәм дебатларда катнашмаячагын әйткән.
"Халык минем хакта өч минут эчендә барысын да белеп бетерә аламыни? Үзем турында берни дә сөйләргә кирәкми - мин ачыктан-ачык эшлим һәм халыкның шушы нәтиҗәләргә карап сайлау мөмкинлеге бар", дип китерә Хәбиров сүзләрен "Башинформ".
Хәбиров шулай ук сайлаудан соң республика премьер-министры вазифасы да кайтарылырга тиешлеген әйткән. "Шундый республиканың премьер-министры булырга тиеш. Эш күләме зур, аны уртак җаваплылык белән башкарырга кирәк," дигән ул.
Әлегә Башкортстан үзәк сайлау комиссиясенә Хәбировтан тыш, дүрт кеше: ЛДПРдан Русия Думасы депутаты Иван Сухарев, КПРФтан Юнир Котлыгужин, "Гадел Русия"дән Юрий Игнатьев, "Русиянең пенсионерлар фиркасе"ннән Владимир Кобзев документлар һәм муниципаль депутатларның имзаларын тапшырган.
"Башкорт" хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчынов та республика башлыгы вазифасы өчен көрәшергә җыенуын белдергән иде, әмма аны намзәт итеп чыгарырга теләүче фиркаләр булмады. Республиканың сайлау кануны нигезендә намзәтләрне фиркаләр тәкъдим итәргә тиеш.
Шулай ук Башкортстанда оппозициядәге сәясәтче һәм публицист Айрат Дилмөхәммәтов та башлык сайлауда катнашмакчы иде, ләкин ул кулга алынды. Аны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1 маддәсе) гаеплиләр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда шикләнелә.
Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнгән. Намзәтләргә республика үзәк сайлау комиссиясендә теркәлү өчен муниципаль депутатларның 454 имзасы кирәк. Теркәлү 20 июльдә тәмамлана.
Чаллыда оппозицион Рузил Миңгалимов шул ук фамилияле "Бердәм Русия" намзәтенә көндәш булмакчы

Татарстан Дәүләт шурасына Комсомол бер мандатлы сайлау бүлгесеннән көндәш намзәтләр Марсел Миңгалимов белән Рузил Миңгалимов чыгарга мөмкин.
Чаллы шәһәр шурасына “Бердәм Русия” фиркасеннән сайланган һәм соңрак оппозициягә күчкән Рузил Миңгалимов Дәүләт шурасына сайлауда Комсомол бер мандатлы сайлау бүлгесе аша сайланырга гариза биргән. Моны ул “Idel.Реалии"га раслаган.
Ул сайлауда бәйсез намзәт буларак катнашачак. Намзәт булып теркәлү өчен 1,8 мең имза җыю зарур.
Аның бу бүлгедәге төп көндәше “Бердәм Русия” намзәте, “Профит” ширкәте җитәкчесе Марсел Миңгалимов булырга мөмкин.
КПРФтан бу бүлгедәге сайлау көрәшенә Роберт Сәгыйдуллин, ЛДПРдан Артем Балобанов катнаша. Шул ук бүлгедә бәйсез намзәтләр булачак Чаллының элекке мэры Рәфгать Алтынбаев, Валерий Чернов һәм Александр Якшин да чыга.
Рузил Миңгалимов бу бүлгедән чыгуын аңлатып: “Бу бүлгенең тарихы бик бай. Ул шәһәрдәге беренче бүлге. Шул ук вакытта ул чишәсе проблемнар саны белән дә беренче урында. Аларны чишәчәкбез”, диде.
Ул Рәфгать Алтынбаевның барлык китапларын тәкъдим итү чараларында катнашканлыгын һәм аның китапларын кызыксынып укуын белдерде. Шул ук вакытта ул үзенең “Бердәм Русия” фиркасе намзәте Марсел Миңгалимов тавышларын киметү өчен чыкмавын да әйтте.
Рузил Миңгалимов Михаил Ходорковскийның “Ачык Русия” проектында катнашуын дәвам итүе турында да белдерде.
"Русия патриотлары" Башкортстан башлыгы сайлауда мунициаль киртәне узуда авырлыклар турында белдерә

"Русия патриотлары" белдерүенчә, муниципаль депутатлар Рәфис Кадыйровка имзаларын бирүдән баш тарта, чөнки башка намзәт өчен кул куйганнар. Фирка Башкортстан сайлау кодексының муниципаль киртә турындагы маддәсен шикаять иткән.
Башкортстан башлыгы сайлавы алдыннан муниципаль киртә узуда авырлыкларга очраган "Русия патриотлары" фиркасенең төбәк бүлекчәсе республика Югары мәхкәмәсенә административ шикаять тапшырган. Фирка республиканың сайлаулар кодексындагы 95.3 маддәнең 10нчы пунктын гамәлдән чыгаруны сорый.
Әлеге маддә Башкортстан башлыгы вазифасына дәгъва кылучыны муниципаль депутатларның кимендә биш процентының имзаларын җыярга мәҗбүр итә. 10нчы пунктта бер депутат бер генә намзәткә имзасын куя ала диелә.
Шикаять нигезендә җавап бирүче итеп республика парламенты - Корылтай билгеләнгән. Шикаять узган атнада тапшырылган дип яза "Коммерсантъ Уфа".
"Русия патриотлары" әлеге кодекс нигезендә сайлауда нибары 18 намзәт кенә имза җыя ала, чөнки муниципаль депутатларның саны чикле, якынча 9 мең кеше диелә. Шул ук вакытта республикада 47 сәяси фирканең бүлекчәләре теркәлгән. Шулай итеп, аларның 60-дап проценты үз намзәтен теркәү мөмкинлегеннән мәхрүм.
Шикаять авторлары сайлаулар турында федераль кануннар муниципаль депутатка имзасын намзәтләргә бирү санын чикләми дип белдерә.
"Русия патриотлары" Башкортстан башлыгы вазфиасына "Восток" банкына нигез салучы Рәфис Кадыйровны чыгарды. Республиканың сайлау кодексына ярашлы, намзәт буларак теркәлер өчен һәркем 454 муниципаль депутатның имзасын җыярга тиеш. Күп депутатлар Кадыйров өчен кул куюдан баш тарткан, чөнки имзаларын башка кешегә бирергә өлгергән. Башлык вазифасына барлыгы 11 кеше тәкъдим ителгән иде.
Беренчеләрдән булып 1 июльдә респуликаның үзәк сайлау комиссиясенә имзаларны һәм башка документларны Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров тапшырды. Ул 477 депутатның имзасын җыйган.
Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьдә узачак.
Медведев халыкның "Бердәм Русия"гә ышанмавын таныды

Дмитрий Медвдев "Бердәм Русия"гә ышаныч дәрәҗәсе артсын өчен җәмгыять, сәүдәгә корылмаган оешмалар белән эшләргә өйрәнергә кирәк дип саный.
Русия премьер-министры һәм "Бердәм Русия" фиркасе рәисе Дмитрий Медведев "Известия"гә язган мәкаләсендә халыкның фиркагә карата ышанычы кимүен таныды.
"Бердәм Русия" җәмгыять сорауларына колак салмаган төбәкләрдә фиркане җиңелү көтте дип яза Медведев. "Кешеләр сайлау урыннарына барырга теләмәде. Яки каршы тавыш бирде", ди премьер. Аның сүзләренчә, төп проблем - реаль үзгәрешләр булмау. Фирка "ниләр башкараганы турында әз һәм кызыксыз сөйли. Ниләр һәм ни өчен эшләячәге турында начар аңлата", дип яза Медведев.
"Бердәм Русия"дә яхшы сәясәтчеләр бар, әмма матбугат чараларына "үзләренең масаюын һәм тупаслыгын күрсәтергә оялмаган" вәкилләр турында мәгълүмат эләгә, ди фирка рәисе.
Вазгыятьне үзгәртү өчен, аның сүзләренчә, дәүләт проектларын үтәүне күзәтү системын төзергә, кешеләргә җавап бирү системын көйләргә, "күп нәрсәләр башкарырга сәләтле" сәүдәгә корылмаган оешмалар белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Ул шулай ук "тышкы күзәтүчеләр", шул исәптән блогерлар һәм активистлар турында да онытмаска өнди.
"Бердәм Русия" журналистик тикшерүләр белән шөгыльләнүчеләргә теләктәшлек күрсәтсә, дөрес булыр дип яза Медведев. "Сүз чын тикшерүләр турында бара, ә "фейк яңалыклар" булдыру" турында түгел", дип искәртә ул.
- 8 сентябрьдә Русиядә 16 төбәк башлыгы һәм 15 парламент сайлаулары узачак. "Бердәм Русия" тарафдары булган намзәтләрнең күбесе фирканең рәсми ярдәменнән тыш катнашырга җыена. Әйтик, Мәскәүдә әлеге вакытта "Бердәм Русия" депутатлары булучылар сайлауларга бәйсез намзәтләр буларак барырга ниятли. Петербур губернаторы вазифаларын башкаручы Александр Беглов да үз намзәтен үзе тәкъдим итте.
- Мондый карар "Бердәм Русия"нең рейтинглары төшә башлагач кабул ителде. Былтыр фиркагә ышаныч дәрәҗәсе тарихта иң түбән дәрәҗәгә җиткән иде, соңгы вакытларда аның күтәрелүе күзәтелми.