Азатлык Радиосын яклап R.E.M. рок төркеме иң танылган Radio Free Europe җырының яңа ремиксын чыгарды

Узган гасыр азагыннан бирле дан казанган R.E.M. рок төркеме бүген мәшһүр "Radio Free Europe" ("Азат Европа радиосы") җырының яңа ремиксын чыгарды. Төркем музыкантлары шулай ук яңа ремиксны сатудан кергән бар акчаны тулысынча Азат Европа/Азатлык радиосына тапшырачагын да әйтте. Билгеле булганча, 75 еллык тарихы булган шушы оешма бүгенге көндә финанс авырлыклар кичерә, чөнки Кушма Штатларның яңа идарәсе аңа Конгресс бүлеп биргән акчаны күчерүдән баш тартып килә.

Азатлык Радиосы - инглизчә Radio Free Europe/Radio Liberty/RFERL исеме белән танылган шушы оешманың бер өлеше, ул татарлар һәм башкортлар өчен 1953 елдан бирле бертуктаусыз эшли.

R.E.M. төркеме үзен дөньяга 1981 елда нәкъ менә шушы җыры белән таныткан иде. Ул вакытта советлар һәм башка коммунистик илләр радионы аяусыз томалап килде, чөнки ул төрле телләрдә коммунизм изүендә калган халыкларга бәйсез мәгълүмат тапшырып торды, коммунистик диктатура ялганнарын фаш итте, чын тарихны сөйләде.

Яңа ремиксын R.E.M. төркеме 3 майда билгеләнгән Дөньякүләм матбугат иреклеге көненә туры китереп чыгарды. Төркемнең баш җырчысы Майкл Стайп бу уңайдан "музыка булсынмы, ирекле матбугатмы - бер урында гына кертелгән цензура да бар җирдәге хакыйкать өчен зур янауга әйләнә, Матбугат иреклеге көне уңаеннан мин Азат Европа/Азатлыкның батыр журналистларына сәламнәремне юллыйм", дип белдерде.

Төркемне оештыручыларның тагын берсе Майк Миллс исә, "RFERL журналистлары инде менә 75 ел төрле диктаторларның эчен пошырып тора, дошманнарыгызның кем булуы үз эшегезне яхшы башкаруны күрсәтә", дип исәпли.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!