Татар шагыйрәсе Клара Булатова вафат

Ижауда Клара Булатова белән очрашу, 2017 ел

2015 елда аңа Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе тапшырылган иде.

Татар шагыйрәсе Клара Булатова вафат булды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. Берлек мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде.

Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында туа. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, гомеренең кырык елдан артык вакытын балалар укытуга багышлый.

1960 еллардан бирле иҗат итә. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның шигырьләренә күп кенә җырлар язылган. Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1994), "Әрнү" китабы өчен Саҗидә Сөләйманова премиясе (2007) иясе. 2015 елда Клара Булатовага Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе тапшырыла. 2019 елда аңа Татарстанның халык язучысы исеме бирелә.

— Мин үземнән үзем көлә беләм. Озак яшәү сере шундадыр. Тик көлү миндә кайчагында күз яшьләре аша чыгадыр. Мин бит сугыш чоры балаларының бер вәкиле, — дип сөйләгән иде ул Азатлыкка 2016 елда.

БУ ТЕМАГА: Клара Булатова: "Мин үземнән үзем көлә беләм. Озак яшәү сере шундадыр"

2017 елда Азатлык Радиосы шагыйрәнең Ижауда татарлар белән очрашуыннан репортаж әзерләгән иде. Шунда Булатова "әдәбият явызлыкка каршы торырга өйрәтә", дип сөйләгән иде:

— Дөньяда матди байлыктан да кыйммәтрәк рухи байлык бар. Менә шулай яшәешнең күрке акчага гына кайтып калмасын иде. Әдәбият кешеләрне матурлык аша явызлыкка каршы торырга өйрәтә, — дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!