Владимир Путин кушуы белән Украинага каршы башланган сугышта Башкортстан һәм Татарстаннан кимендә 10 меңнән артык кеше һәлак булды. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы низагның беренче көннәреннән алып бара.
17 апрель иртәсенә бу исемлектә 10018 кеше исеме бар. Аерым алганда, Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булган 5324 кеше исеме, Татарстаннан — 4694 исем билгеле.
Ике республика өчен 9 мең үлем 5 март көнне теркәлгән иде.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан — рәсми белдерүләрдән, социаль челтәрләрдән, сугышка бәйле башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият үлүчеләр санын яшерә. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Үлгән хәрбиләр саны белән Русия төбәкләре арасында Башкортстан — беренче, Татарстан икенче урында бара. Бу һәлак булган хәрбиләр исемлеген бар Русия буйлап туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Башкортстан белән Татарстан шушы беренчелекне мобилизациягә эләгүчеләр дә, ихтыярилар арасында да тота.
Татарстан саннары
Татарстанга килгәндә, иң күп үлүчеләр — башкала Казаннан, кимендә 747 кеше турында билгеле. Чаллыдан үлүчеләр саны да арта бара, бүгенгә 518 кеше турында хәбәр табылды. Районлап статистика түбәндәгечә:
- Казан – кимендә 747 кеше.
- Чаллы – кимендә 518 кеше.
- Түбән Кама районы – кимендә 295 кеше.
- Әлмәт районы – кимендә 227 кеше.
- Бөгелмә районы – кимендә 176 кеше.
- Яшел Үзән районы – кимендә 165 кеше.
Татарстан очрагында үлем географиясе үзгәрми диярлек – иң күп үлем хәбәрләре Казан белән Чаллыдан һәм көньяк-көнчыгыш районнардан килә. Моны күпмедер халык саны белән аңлатып була. Башка районнарда үлүчеләр турында хәбәрләр тигез килә, саннар әкренләп артып бара.
Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, төп үлемнәр 35-44 яшь төркеменә туры килә:
- 35-44 яшь: кимендә 1750 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 1255 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 1183 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 335 кеше.
45 яшьтән олырак төркеме үлемнәр күләме ягыннан икенче урынга менде һәм бу статистикада икенче урында "ныгыды".
Татарстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,7. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1688 кеше). 1970нче (кимендә 1012) һәм 1990нчы (кимендә 997) елларда туучылар да күп үлә.
Башкортстан саннары
Республикада иң күп үлүчеләр — Уфадан, кимендә 477 кеше. Соңгы айда Стәрлетамак шәһәреннән үлүчеләр артты, республика исемлегендә югалтулар саны белән ул икенче урынга чыкты.
Үлүчеләр саны районлап харитада болай күренә:
Башкортстанда иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:
- Уфа – кимендә 477 кеше.
- Белорет районы – кимендә 247 кеше.
- Стәрлетамак – кимендә 236 кеше.
- Учалы районы – кимендә 186 кеше.
- Баймак районы – кимендә 157 кеше.
- Әбҗәлил районы – кимендә 146 кеше.
- Мәләвез районы – кимендә 144 кеше.
Белорет районыннан үлүчеләр саны арткан, ул янә икенче урынга урнашты. Шулай ук Әбҗәлил һәм Мәләвез районнары да, Туймазы районын узып китеп, исемлеккә "кайтты".
Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп үлүчеләр шулай ук — 35-44 яшь төркемендә:
- 35-44 яшь: кимендә 1354 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 1029 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 1004 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 365 кеше.
Башкортстанда да 45 яшьтән олырак булучылар үлемнәр саны белән икенче урынга менде. Әмма 25-34 яшь төркеме белән аерма зур түгел.
Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,3. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1157 кеше). Икенче һәм өченче урында: 1990нчы (кимендә 787) һәм 1970нче (кимендә 681) елларда туучылар.
Үлемнәр саны артамы?
Азатлык Радиосы элек инде язганча, Татарстан һәм Башкортстаннан үлемнәр хәбәрләре 2024 елның икенче яртысыннан, аеруча көзеннән сизерлек дәрәҗәдә артты.
2024 елның июлендә Азатлык Радиосы беренче тапкыр ике республикадан 300дән артык үлүче турында хәбәрне теркәде – 321. Чагыштыру өчен, майда 229, июньдә 222 үлем турында хәбәр табылды.
Шуннан соң 2024 елның августында 339, сентябрьдә 325, октябрьдә 325, ноябрьдә 301 үлем турында хәбәр ачык чыганакта чыкты. Декабрьдә 265 хәбәр табылды, әмма шуны аңларга кирәк, үлүчеләр турында хәбәрләр әле килүен дәвам итә, шуңа бу сан ныграк артырга мөмкин.
2025 елда үлемнәр саны турында хәбәрләр әлегә әзрәк, әмма бу да үлүчеләр турында некрологларның әле чыкмавына, "хәбәрсез югалучылар" саны зур булуга бәйле. Гыйнвар аенда 168, февраль аенда 135 кеше үлеме билгеле.
Әлеге мәгълүматларны Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыя, шуңа кайбер очракларда кешеләр турында тулы мәгълүмат бирелми. Үлем датасы турында да мәгълүмат еш очрамый, гадәттә, аны хәрби җитәкчелек һәм туганнары да төгәл белми.
Бу темага Азатлыкның башка мәкаләләрен укыгыз:
БУ ТЕМАГА: Өч ел дәвам иткән сугыш: кешеләр арыды БУ ТЕМАГА: Сугышның өч елы: Иң зур зыян — асаба халыкларга, үлүчеләр саны Башкортстан һәм Татарстанда иң югары БУ ТЕМАГА: Сугышның өченче елы: иң канкоешлы ел. Үлүчеләр саны өч тапкырдан күбрәк артты🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!