Сочида 2014 елгы Кышкы Олимпия уеннарына йөз көн чамасы вакыт калып барганда күпмиллиардлы төзелешләрне тәмамлап өлгерү өчен көрәш дәвам итә. Русиядә һәм илдән читтә дә кайбер оешмалар төзүче мигрантларның хокуклары бозылуы турында чаң кага. Икенчеләр исә Русиядә гейларга каршы канун чыгаруга протест йөзеннән Сочи Олимпиадасына бойкот игълан итәргә чакыра. Азатлык бүгенге Сочиның кайбер күренешләрен тәкъдим итә.
Сочида төзелешләрне тәмамлау өчен көрәш дәвам итә

1
Сочидан 40 чакрымлап көнчыгышта төзелүче Роза Хутор исемле чаңгы курорты – 2014 елгы Кышкы Олимпия уенннары корылмаларының берсе.

2
Сочидан көнчыгыштагы Аибга тавыннан Роза Хутор күренеше.

3
Сочи үзәгендә Ленин һәйкәле янында яңа йортлар.

4
Урамнарда төзәтү эшләре дәвам итә.

5
Сочи үзәгендә автобус тукталышы.

6
Сочиның Таҗик базарында Таҗикстаннан килгән Шади Мадаминов кавын сата.

7
Полиция Сочи урамнарында рөхсәтсез мигрантларны аулаган арада тәмәке тарта.

8
Таҗик базарында пылау сатучы хатын.

9
Сочидагы бер паркта волейбол уйнаучылар.

10
Сочиның Адлер районында эшчеләр асфальт җәя.

11
Адлер районындагы пляж.

12

13
Пляждагы басмадан диңгез күренеше.

14
Пляж янындагы йортларда яшәүче балалар.

15
Хоста районындагы пляж.

16
Сочида кояш баешы.

17
Сочидан 40 чакрым көнчыгыштагы Красная Поляна авылында төзүче мигрантлар бер кафеда ял итә.

18
Красная Полянада төзүче мигрантлар машинада йоклый.

19
Красная Полянада мигрантлар корбан сарыгын алып кайта.