2014 елның 16 мартында Кырым халкы Русиягә керү турында "референдум"да тавыш бирде. Русия хәрбиләре кереп тулган Кырымда алар күзәтүе астында Русия уздырган бу чара нәтиҗәләрен Украина да, Көнтабыш илләре дә танымады. Кырымны аннексияләү карарын президент Владимир Путин 21 мартта рәсми рәвештә имзалады. Кырымтатарлар өчен узган ике ел авыр сынау булды.
Аннексия – кырымтатарларга авыр сынау

1
Мириямнең ире Эмир-Усейн Куку берничә тапкыр "милләтара нәфрәт тудыруда" гаепләнеп кулга алынды

2
Мириям һәм Эмир-Усейнның тугыз яшьлек уллары Бекир

3
Мириям һәм Эмир-Усейнның биш яшьлек кызлары Сафие

4
Беренче тапкыр бу өйдә тентү узган елның апрелендә булды. Эмир-Усейн Куку - Кырымда танылган хокук яклаучы, югалган кырымтатарларны эзләгән Контакт төркеме әгъзасы

5
Сафие гитарада уйнаган кыяфәт ясый

6
2016 елның февралендә берничә кырымтатар гаиләсендә тентүләр булды. Эмир-Усейн Куку тоткарланды һәм кулга алынды

7
Кырымтатар Милли мәҗлесе февраль тентүләрен "татарларга каршы репрессияләрнең яңа дулкыны" дип бәяләде

8
Мириям белән Сафие өйләренә кайта

9
Эмир-Усеинның атасы Кемал Куку улы тоткарланганның икенче көнендә вафат булды

10
Мөнир һәм Зарема Аливаповларның улы Муэдин Ялтада машиналарга ут төртүдә гаепләнеп кулга алынды. Ата-ана гаепләүләрнең нигезендә сәяси сәбәпләр ята, дип саный. Муэдин кулга алынганнан соң ут төртүләр дәвам иткән

11
Аливаповлар гаиләсе Алупкада яши

12
Муэдинның абыйсы Мурат әнисе белән ишек алдында

13
Мөнир Аливапов үз өенең ишек алдында