Татарларның бирегә килеп урнашу тарихы 1908нче елларга барып тоташа. Көчләп чукындырудан качып, мөселман булып саклану максаты белән килеп төпләнәләр. Биредәге татарларның нәсел тамырлары Татарстанның Лениногорски районының Сары Биккол (Әби) авылына барып тоташа. Авылда җәен 50дән артык кеше яши, кышын өйләрне җылытырга газ булмау сәбәпле күпчелеге Кутаһья шәһәренә китә һәм авылда 20ләп кенә кеше кала. Кала белән авыл арасы 70 чакрым.
Авылда тузган өйләр шактый. Заманында аларның барысында да татарлар яшәгән. Шулай да һәр җирнең хуҗасы бар. Авылга килеп төпләнергә теләүчеләр җир таба алмый. Татарлар җирләрен саклый һәм сатмый.
Мәктәп 1993-1994 елларда ябылган. Мәчет эшли.