18 май Сөрген көне алдыннан бу якшәмбе Кырымда кырымтатар яшьләре Алушта-Акмәчет юлында урнашкан Чатыртауның (Чатыр-Даг) иң югары ноктасына (1527) күтәрелеп, сөрген корбаннарын күмәк дога кылып искә алды. Оештыручылар әйтүенчә, быелгы чарада меңгә якын кеше катнашкан.
Кырымтатар яшьләре бу чараны 2006 елдан бирле оештыра. 2019 һәм 2020 елларда Рамазан аена туры килү сәбәпле чара үткәрелмәгән иде.
Кырымтатар яшьләре Чатыр-Дагта сөрген корбаннарын искә алды

1
Быелгы чарада меңгә якын кеше катнашкан

2

3
Яшьләрнең күбесе кырымтатар байракларын тоткан иде

4
Тауга күтәрелеш дүрт сәгатькә якын барды

5

6
Чарада катнашучылар тауга күтәрелеп сөрген корбаннары рухына дога кылды

7
Тауга менгәч яшьләр аралашты, фотога төште һәм тауда пешерелгән кәһвә эчте

8

9

10

11
Чарада катнашучылар сөрген корбаннары рухына дога кылды

12

13

14