Кырым аннексиясенең ике еллыгына архив фотоларыннан әзерләнгән бу галерея Русия хәрбиләренең һич көтмәгәндә Кырымны ничек оккупацияләвен сурәтли. Хәрби киемнәр кигән, әмма хәрби тамгалары булмаган кораллы кешеләр 2014 елның 3 мартында Украина хакимиятенә караган бөтен мөһим обьектларны чолгап алды. Русия президенты Владимир Путин ул чакта бу кешеләрнең хәрби киемнәрне кибетләрдән үзләре сатып алганлыгын белдерсә, соңрак аларның Русия хәрбиләре булганлыгын рәсми рәвештә таныды.
Оккупация тарихы: Кырымда Русия хәрбиләре

1
Бернинди тамгасы булмаган бронетранспортер Украина хәрбиләре артыннан күзәтеп бара

2
Кефе (Феодосия) шәһәре янындагы Новоозерное бистәсендә украин хатыны Украин хәрби бүлеген чолгап алган кораллы кешеләргә мөрәҗәгать итә.

3

4
Украина хәрби базасы кереше янындагы "яшел кешеләр".

5
Акмәчет янындагы Килдияр авылында урнашкан хәрби базаны саклаучы Украина хәрбиләре.

6
Кефедә Русия хәрби бүлекләре чолгап алган Украина хәрби диңгез флоты базасы өстеннән Украина хәрби очкычы уза.

7
Акмәчеттәге Украина хәрби базасы янында кораллы "яшел кеше".

8
Акмәчет янындагы Ангара (Перевальное) авылы кырында Русия хәрби машиналары.

9
Акъярда (Севастополь) Украина хәрби базасы янына килгән кораллы кешеләр.

10
Бакчасарайдагы Украина хәрби бүлеге янында ял итүче кораллы "яшел кешеләр".

11
Кырым хөкүмәте бинасы янында кораллы кеше.