8 августта Сан-Франциско Сабантуе узды. Бәйрәмгә Германиядән музыкант Муса Маликов, Казаннан җырчылар Венера Ганиева һәм Фәрит Фәйзрахманов килгән иде. АКШның Майами, Сиэтл, Лос-Анджелес шәһәрләреннән дә кунаклар бар иде. Сан-Франциско татарлары бәйрәмгә бик күп итеп пәрәмәч, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак пешереп алып килгән иде. Милли ризыкларны әзерләгәндә ярдәм итү өчен Казаннан Резедә Хөсәенованы чакырганнар. Өлкәннәр Американнарның төп ризыклары - һамбургер белән һот-дог әзерләгәнче балалар Сабантуй мәйданына чыкты. Кызлар һәм малайлар капчык киеп узышу, йомырка салынган кашыкны кабып йөгерү, катыктан тәңкә эзләү, күз бәйләп бүләк кисү кебек уеннарда рәхәтләнеп катнашты. Җыелган халык милли ризыклардан авыз итте, чәй эчте, танышты, аралашты. Киләсе ел Сабантуенда тагын очрашырга сүз куешып, таралышты.
Сан-Франциско Сабантуе

1
Венера Ганиева җырлый

2
Мәйдандагы "кәҗә" капчык белән сугышучыларны көтә

3
Резедә Хөсәенова һәм Рокыя Мансур

4
Венера Ганиева Сан-Франциско татарлары белән

5
Муса Маликов, Венера Ганиева һәм Фәрит Фәйзрахманов

6
Кайнар пәрәмәчләр һәркемнең дә күңеленә хуш килде

7
Адилә Сафа һәм Туран Апакай

8
Чәй дә ниләрдә генә кайнамады

9
Кыздырма әзерләүче осталар

10
Кечкенәләр чүлмәк вата

11
Кечкенәләр чүлмәк вата

12
Йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү җиңел түгел шул

13
Әзер булыгыз! Хәзер кузгалабыз!

14
Иң кечкенәләр дә капчык киеп йөгерүнең тәмен тапты

15
Әйдә, кем тизрәк!

16
Су тутырылган шарларны атышу бәйгесе

17
Чәй эчеп пәрәмәч ашауны мактаган футболкалар

18
Татар җырларын да яратып тыңладылар

19
Уртада Диләрә Чапаноглы, мәхәллә хоры җитәкчесе

20
Ит кыздыручы осталар