"Эшкә сугышка барган кебек барам"

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре саны киметелү сәбәпле Елена Әхмәтҗанова медицина ярдәме чакырган урынга машина йөртүче белән генә бара. Машина йөртүче машинада кала, Елена даруларны, җиһазларны күтәреп ярдәмгә мохтаҗ кеше янына керә.





Бик күп очракта ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә урамда аякка баса алмаучы исерекләр белән эш итәргә туры килә. Исерекләр еш кына холыксызлана, көч күрсәтә башлый. Оптимальләштерү башланганчы ашыгыч ярдәм хезмәтендә исерекләр янына баручы махсус бүлек булган.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә төрлечә эшләргә туры килә, кайвакыт эш көне көндез 12 сәгать була, кайберәүләр гел төнлә генә эшли, кайберәүләргә 24 сәгать эшләргә дә туры килә. Таң алдыннан арыган Елена аз гына черем итеп тә ала алмый, 15 минут та үтмәстән аны тагын бер урынга җибәрәләр.

