Русиядәге иң популяр интернет эзләгече Яндекс Петербурда искитәрлек төсләргә буялган, динамик күренешле баш фатирын ачты. Яңа офисның концепциясен za bor архитектура ширкәте әзерләгән. Шул ук бинаның аскы катындагы элекке офисны да za bor әзерләгән иде. Яндекс яңа баш фатирына 2012 елда күченде. 3000 дүрткел метрдан артык мәйданны биләүче яңа фатирның үзәк коридоры 200 метр чамасы озынлыкта.
Яндекс үзенчәлекле төсләр һәм бизәкләр белән ясалган яңа офиста эшли

1
Яндексның баш фатирына килеп керүчеләрне аның интернет сәхифәсендәге төсләр һәм "Табарга" төймәсе каршы ала

2
Яңа офисның диварларына да кулланучылар Яндекс сәхифәсендә күрергә күнеккән сүзләр язылган

3
Яңа фатирның эчке интерьерының бизәлешләре матурлык ягыннан гына түгел, гамәли кулланылыш ягыннан да уйланып әзерләнгән

4
Бу спираль матурлык өчен генә ясалган булып күренсә дә, чынлыкта эш урыннарын коридордан аерып тора.

5
Якты төсләр анда эшләүчеләрнең дә, килүчеләрнең дә кәефен күтәрә

6

7

8

9
Төсле бизәкләр бер яссылыктагыдан өч үлчәмлегә әверелә

10

11

12

13

14